2023 елның 22 февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хатын-кызлары ир-ат коллегаларын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Вакыйга якынлашкан саен, нәфис затлар ир-атларны нәрсә белән сөендерергә икәнлеге турында уйлана башлый. Елдан-ел кешелекнең көчле яртысын гаҗәпләндерүе авырлаша бара. Бу тормышта инде күп нәрсә ачыктан-ачык беленеп тора кебек! Тик кайчагында бүләк артыннан ерак барырга да кирәкми икән. Герой гына булсын, ә хатын-кыз аның кәефен һәрвакыт күтәрә алачак!
Иң мөһиме – игътибар! Һәм сизгерүчәнлек! Шулай ук тантана мизгеленең үзенә карата да үзенчәлекле караш булырга тиеш! ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең сөйкемле ханымнары да моның белән килешә.
Ир-атлар тантаналы чарага чакыру кабул иттеләр. Аларның һәрберсе үзләренә туры килгән шаян номинацияләрдә мактау грамотасы, шампурлар һәм татлы ризыклар алды. Өстәвенә аларга карата җылы котлау сүзләре, хәерле теләкләр дә җиткерелде. Аннары истәлек өчен фотосессия булды.
Инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов җитәкчелегендәге ирләр, бәйрәм кичәсеннән рухланып, уздырылган чара өчен хезмәттәш хатын-кызларына рәхмәт белдерделәр. Алар, бар нәрсәдә дә иң яхшысы булырга тырышачакбыз, дип вәгъдә иттеләр. Шуңа күрә ир-ат бит инде алар – Ватанны, туган йортны, гаиләне саклаучылар.
ТР ДТК инспекциясенең матбугат хезмәте
КОТЛАУ ОТКРЫТКАСЫ
Якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән, хөрмәтле коллегалар! Сез – безнең горурлык, сез – безне яклаучы, сез – безнең батырларыбыз. Коллективыбызның барлык хатын-кызлары сезнең һәркайсыгызга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм гармония тели. Рух көче һәм батырлык тормышта яңа үрләргә ирешергә ярдәм итсен! Ә баш очындагы күк йөзе һәрвакыт тыныч булсын!
ТР ДТК инспекциясенең хатын-кызлар коллективы