2023 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды.
Комиссия утырышының көн тәртибендә мәсьәләләр каралды:
1) Инспекциядә дәүләт хезмәте вазыйфасын биләүче гражданинның хезмәт килешүе шартларында коммерция оешмасында вазыйфаларны биләүгә ризалык бирү турында мөрәҗәгате.
2) 2021 ел өчен Инспекция дәүләт граждан хезмәткәренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләренең дөреслеген тикшерү нәтиҗәләре турында.
Комиссия утырышы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин җитәкчелегендә узды.
Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге.