2023 елның 20 февралендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булачак.
Комиссия утырышының көн тәртибендә каралачак мәсьәләләр:
1) Инспекциядә дәүләт хезмәте вазыйфасын биләүче гражданинның хезмәт килешүе шартларында коммерция оешмасында вазыйфаларны биләүгә ризалык бирү турында мөрәҗәгате.
2) 2021 ел өчен Инспекция дәүләт граждан хезмәткәренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләренең дөреслеген тикшерү нәтиҗәләре турында.