2023 елның 17 февралендә ТР ДТК инспекциясе Чаллыда «Мәләкәс аръягы» микрорайонындагы яңа торак йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Фоменко проспекты һәм Сарман тракты киселешендә урнашкан күп катлы йорт төзелешенең башлану датасы – 2021 елның сентябре.
13100,70 кв. метр мәйданлы бина монолит плитәдә субай нигезе буенча тора. Терәк һәм киртәләп торучы конструкцияләрнең материаллары – газ-бетон блоклары, тышкы изоляция һәм штукатурка белән тутырылган җыелма-монолит каркас. Түшәмә, каплау, баскыч маршлары һәм мәйданчыклар – җыелма тимер-бетон. Түбә – яссы, рулонлы эчке оешкан сутөшергеч белән.
Җир асты өлеше булган объектта катлар саны – 18-19. Гомуми мәйданы 8427,60 кв. метр булган 170 фатир бар.
Төзүче һәм техник заказчы – «Техстрой-Т» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Градстрой» ҖЧҖ. Ген. проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.
Хәзерге вакытта объект файдалануга тапшыру өчен әзерләнә.