Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча 2023 ел планы хәзерге вакытта 16% дәрәҗәсендә үтәлгән, 503 мең кв. метр файдалануга тапшырылган.
Коммерцияле төзелештә еллык планның үтәлеше 14% тәшкил итә – гомуми мәйданы 202 мең кв. метр булган 43 күпфатирлы йорт.
Индивидуаль торак төзелеше буенча – 256 мең кв. метр, ягъни планның 17% диярлек файдалануга тапшырылган, ул 1 млн 510 мең кв. метр тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы 27% дәрәҗәсендә үтәлгән, 44 мең кв. метрлы 15 йорт файдалануга тапшырылган.
55 объект әзерлекнең төрле дәрәҗәсендә кала, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.