Казанның Гвардия урамы буенча яңа торак йорт әзер

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең Совет районындагы Гвардия урамында җир асты паркингы булган яңа торак йортка карата актыккы тикшерү уңай тәмамланды.

Йортны төзи башлау вакыты – 2021 елның сентябре. Бинаның гомуми мәйданы – 5241,30 кв. метр. Катлар саны – 10. Гомуми мәйданы 2978,40 кв. метр булган 68 фатир бар.

Төзүче һәм инвестор –  «Эволюция» ТК» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.

Техник заказчы – «А-Констракшн» ҖЧҖ.

Подрядчы – «Генподряд» ҖЧҖ.

Генераль проектчы – «Рекон+» фәнни-җитештерү фирмасы» ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә әзерләнә, ә аннары аны файдалануга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International