2023 елның 11 февралендә Казанда, Россиянең күп шәһәрләрендәге кебек үк, «Россия чаңгы юлы» XLI ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Бу – чаңгы яратучылар өчен ел саен үткәрелә торган спорт чарасы.
«Россия чаңгы юлы» – катнашучылар саны буенча Россиядә генә түгел, Европада да иң зур чаңгы ярышы. Ел саен илнең 70тән артык субъектыннан 500 меңнән артык кеше стартка чыга. Ярышлар 1982 елдан бирле үткәрелә. Ярышка профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә кертелә.
Менә бу юлы да, шимбә көнне, чаңгы спортын яратучы меңнәрчә кеше кар арасына чыкты, алар арасында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә бар иде. Алар Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күле территориясендә «Татарстан чаңгы юлы-2023» республика массакүләм ярышларында катнаштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чаңгы стартлары мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган иде: Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы территориясендә, Горкино-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамы буенча Казансу үзәнлегендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында. Спорт бәйрәме кунаклары өчен иҗат коллективлары чыгыш ясады, призлар уйнату һәм башка күңел ачу чаралары белән киң мәдәни программа оештырылган иде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре фикеренчә, спорт ярышлары иң югары дәрәҗәдә узды. «Мондый ярышларда беренче генә катнашуым түгел. Һәр елны һәвәскәрләр арасында ярышларга кызыксыну дәрәҗәсе арта бара. Әйе, алар призлар өчен көрәшмиләр, чарада яхшы кәеф һәм актив ял итү өчен катнашалар. Күпләр гаиләләре белән килә. Бу бик шәп!» – дип уртаклашты Казан шәһәре территориаль органының 5 нче бүлеге консультанты Диас Вальщиков үзенең хис-кичерешләре белән.
Казан шәһәре территориаль органының 1 нче бүлеге консультанты Ленар Вәгыйзов: «Бу, мөгаен, барлык теләүчеләр өчен дә үз физик кондицияләрен сынап карау өчен спорт фестивале. Ике километр араны теләсә кем үтә ала, биредә тәнне җылыту да кирәкми. Ялкаулыкны җиңәргә, монда килергә һәм күңел ачарга гына кирәк. Гомумән, миңа барысы да ошады! Оештырылуы да, трек та, һава торышы да! Гомумән, тоташ позитив!»
Ярар, «Россия чаңгы юлы-2023» булып узды! «Чаңгы юлы-2024» чарасында яңа очрашуларга кадәр!
Фотода: Казан шәһәре Территориаль органының 5 нче бүлеге консультанты Диас Вальщиков улы Каюм белән һәм Казан шәһәре буенча Территориаль органның 1 нче бүлеге консультанты Ленар Вагыйзов.