2023 елның 10 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:
- ПК-17, Казан шәһәре Совет районының «Светлая долина» торак районында урнашкан М-1 микрорайонының 1-17 нче яңа йортының 4 нче корпусы. Адрес: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, җир кишәрлегенең кадастр номеры 16:16:120601:9818.
Йортның мәйданы – 25270,40 кв. метр. Катлылык – 18, подъездлар – 3. Гомуми мәйданы 18468,90 кв. метр булган 320 фатир саны.
Төзүче – «Светлая долина» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генпроектлаштыручы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ.