Казанда һәм Чаллыда яңа йортларга ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 9 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирде:

1. ПК-17, Казан шәһәре Совет районының «Светлая долина» торак районында урнашкан М-1 микрорайонының 1-17 нче яңа йортының 2 нче корпусы. Адрес: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, җир кишәрлегенең кадастр номеры 16:16:120601:9818.

Йорт 2021 елның декабрендә төзелә башлады. Аның мәйданы – 25270,40 кв. метр. Катлылык – 18, подъездлар – 3. Гомуми мәйданы 18468,90 кв. метр булган 320 фатир саны.

Төзүче – «Светлая долина» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генпроектлаштыручы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ.

2. Яр Чаллы шәһәренең 64 микрорайонында күп катлы торак төзелеш. Йорт 64-04. Адрес: Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Виктор Поляков ур., 11.

Күпфатирлы торак йорт төзелеше 2021 елның  сентябрендә башланган. Анда – 18 кат, гомуми мәйданы 8113,60 кв. метр булган 187 фатир бар. Бөтен бинаның мәйданы – 14157 кв. метр.

Төзүче – «Новое поколение» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International