Академик Губкин урамындагы торак йорт йомгаклау тикшерүен уза

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районы, Академик Губкин урамы, 1.2 номерлы йорт (төзелеш номеры) адресы буенча күпфатирлы торак йортта актыккы тикшерү эшләрен уздыра.

Объект төзелеше 2020 елның апрелендә башланган. Бинаның тотып торучы һәм киртә конструкцияләренең материаллары – газобетон блоклары һәм керамик кирпеч белән капланган монолит каркас. Аның гомуми мәйданы 29357 кв. метр тәшкил итә. Фундамент төре – субайлы. Түбә тибы – яссы.

Торак йортта гомуми мәйданы 19695 кв. метр булган 363 фатир бар. Бинадагы катлар саны – 12-19. Җир асты автостоянкасы бар.

Торак йортны төзүче – «КомосСтрой Казан махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказчы –  «Иммо проджект групп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Главспецстрой» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Акведук» ҖЧҖ.

Өлешле төзелеш объекты әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International