Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 50 ел

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

2023 елның 6 мартында Яшь инспекторлар хәрәкәте  отрядлары оешуга 50 ел тула. Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары эшчәнлеге балаларны һәм яшүсмерләрне юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләренә өйрәтү системасының аерылгысыз өлеше булып тора, балигъ булмаганнар катнашында аварияләрнең кимүенә һәм юл хәрәкәтендә белемле һәм законга буйсынучан катнашучыларны тәрбияләүгә ярдәм итә.

Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары үз тарихын 1973 елның 6 мартында башлый. Бу көнне  ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретариаты, СССР ЭЭМ коллегиясе һәм СССР Мәгариф министрлыгы карары белән хәрәкәтнең Яшь инспекторлар хәрәкәте  отрядлары турында нигезләмә раслана.

1973 ел ахырына 14 меңгә якын Яшь инспекторлар хәрәкәте отряды эшли, аларның слетлары һәм ярышлары оештырыла. Ике елдан соң «Орленок» лагеренда Яшь инспекторлар хәрәкәтенең I Бөтенроссия слеты була.

Татарстан Республикасы яшь инспекторлар хәрәкәте үзләрен ил дәрәҗәсендә беренче тапкыр 1986 елда таныта. Нәкъ менә шул вакытта республика командасы «Имин тәгәрмәч» велосипедчыларның бөтенроссия ярышларында җиңүче була.

Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 Яшь инспекторлар хәрәкәте  отряды актив эшли.

Яшь инспекторлар хәрәкәте активистлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре ярдәме белән белем бирү оешмаларында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бара, пропаганда материаллары чыгара, юл хәрәкәте иминлеге өчен агитацияли, балалар юл хәрәкәте иминлеге өчен рейдларда катнаша, яктылык чагылдыру элементларын тарата һәм, юлда сине күрсеннән өчен, аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлата.

«Имин тәгәрмәч» конкурсларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәрен, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, велосипед белән төрле фигуралы каршылыкларда һәм автошәһәрдә йөрү күнекмәләрен күрсәтәләр.

2017 елдан балаларны савыктыру лагеренда Яшь инспекторлар хәрәкәте  отрядларының бушлай профильле сменасы үткәрелә.

Чараларны мәгълүмати-пропаганда ягыннан алып баруны гамәлгә ашыру өчен 2018 елның 4 декабрендә Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә балалар өчен яшь инспекторлар хәрәкәтенең өч матбугат үзәге ачылган.

2020 елдан башлап Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары педагог-җитәкчеләренең эшчәнлеге өстәмә рәвештә акчалата премия белән стимуллаштырыла.

Ел саен республика конкурслары, вебинарлар һәм форумнар үткәрелә.

Балигъ булмаганнар катнашында аварияләрне кисәтү эшенең югары социаль әһәмиятен исәпкә алып, шулай ук Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 50 ел тулу уңаеннан, 2023 елның февраленнән май аена кадәр министрлыклар, ведомстволар, оешмалар, волонтерлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында киң колачлы мәгълүмат-пропаганда акцияләре узачак.

Акцияләрнең максаты – Яшь инспекторлар хәрәкәтен популярлаштыру, киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем һәм травматизмны киметү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International