Казанның Чистай урамында яңа кафе ачарга җыеналар

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ТР, Казан шәһәре, Яңа Савин районы, Чистай урамы, 19г йорт адресы буенча урнашкан дүрт катлы ресторан (кафе) бинасында йомгаклау тикшерүе үткәрелә.

Капиталь төзелеш объектының төзелеше 2021 елның декабрендә башлана. Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре тәмамланган.

Ресторан (кафе) бинасы монолит тимер-бетон каркастан, тышкы диварлары – вентиляцияләнә торган фасадлар системасыннан тора. Аның мәйданы – 1987,80 кв. метр.

Капиталь төзелеш объектын төзүче һәм генераль подрядчы – «Стройдвор» ҖЧҖ. Техник заказчы – «ТЭИСИИР төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Проект Современные Технологии» ҖЧҖ. Субподрядчы – «ПСК Арт-Строй» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International