Сарман авылында яңа социаль ипотека йортына йомгаклау тикшерүе уза

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бу көннәрдә Татарстанның Сарман районы Сарман авылында яңа торак йортта йомгаклау тикшерүе уза. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Куйбышев урамы, 88Д йортта урнашкан тышкы челтәрле объект тикшерелә.

Бина – кирпечтән, җир асты өлешен дә кертеп, 5 катлы. Аның мәйданы – 1779,40 кв. метр. Дүрт катлы торак өлешендә – гомуми мәйданы 1244,40 кв. метр булган 24 фатир. Яңа торак төзелеше объекты «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

Сарман авылында торак йорт төзелеше 2021 елның апрелендә башланган булган. Узган елның октябрь уртасыннан эчке инженерлык системаларын монтажлау эшләре алып барылган.

Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре тәмамланган, шул исәптән йорт яны территориясен төзекләндерү буенча да. Биредә балалар өчен мәйданчыклар, кече формалар, киртәләр урнаштырылган, саклагыч үсентеләр утыртылган, килә торган юллар һәм тротуарлар корылган, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре (МГН) өчен үтемлелекне тәэмин итү чаралары башкарылган.

Капиталь төзелеш объектын төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ. Субподрядчы – «КСК Гарант» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International