Казанның Новаторлар урамында яңа торак йорт төзелде

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Казан шәһәренең Совет районында Новаторлар урамында торак йорт төзелеше тәмамланган. Хәзер аның территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе йомгаклау тикшерүен уздыра.

Йорт төзелеше 2021 елның июнендә башланган. Андагы катлар саны – 19. Гомуми мәйданы 9409,90 кв. метр булган 208 фатир исәпләнә. Җир асты өлеше булган бинаның мәйданы – 13160,30 кв. метр.

Төзүче – «СтройУслуги-2» Махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ. Техник заказчы – «Стандарт» Идарәче Төзелеш Компаниясе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Топаз» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Армида» ҖЧҖ.

Өлешле төзелеш объекты әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International