2023 елгы декларация кампаниясе

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан ел саен уза торган декларация кампаниясе башланып китте, аның барышында гражданнар 2022 елда алынган керемнәре турында хисап тотарга тиеш.

Бу шуны аңлата, гражданнар салым суммасын мөстәкыйль рәвештә исәпләргә һәм үзе исәптә торган урын буенча салым органына 3-НДФЛ формасы буенча физик затлар керемнәренә салым декларациясен тапшырырга тиеш, әгәр 2022 елда түбәндәгеләрдән керем алган булсалар:

- милектә ия булуның минималь срогыннан азрак торган мөлкәтне, мөлкәт хокукларын сатудан;

- милекне арендага бирүдән;

- кыйммәтле кәгазьләр сатудан;

- якын туганнары булмаган физик затлардан бүләк итеп күчемсез милек, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар алганда;

- отыш алганда;

- Россия Федерациясеннән читтәге чыганаклардан.

Алынган керемнәрне шулай ук хосусый практика белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар, нотариуслар, адвокат кабинетларын булдырган адвокатлар да декларацияләргә тиеш.

3-НДФЛ формасы буенча салым декларацияләрен үзеңнең исәпкә алыну урыны буенча теләсә нинди уңайлы ысул белән салым органына тапшырырга кирәк. 3-НДФЛ декларациясен Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша тапшыруы уңайлырак, чөнки белешмәләрнең күпчелек өлеше инде тутырып куелган була. Шәхси кабинет мөлкәти яки социаль салым түләүләрен кайтару максатларында салым декларацияләрен тапшыру өчен дә уңайлы.

Декларация тапшыру вакыты – 2023 елның 2 маеннан да соңга калмыйча, физик затлар керемнәренә салым түләү срогы – 2023 елның 17 июленнән соңрак түгел. Декларациянең формасы 29.09.2022 ел, № ЕД-7-11/880@ боерык белән расланган.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2023 елның 2 маенда декларация тапшыруның чик срогы салым акчаларын алуга кагылмый дип искәртә. Мондый декларацияләрне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта тапшырырга мөмкин.

► https://gsn.tatarstan.ru/tat/file/pub/pub_ta_3573724.pdf

► https://gsn.tatarstan.ru/tat/file/pub/pub_ta_3573738.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International