2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе буенча исәпкә алынган контрольлек объектларның гомуми саны 1040 булды. Алар арасында Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 54 статьясындагы 1 өлеше критерийлары буенча каралган объектлар саны – 1002.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә түбәндәгеләр үткәрелде:
2022 елда бирелгән күрсәтмәләр саны 74кә җитте. «Дәүләт төзелеш контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 ел, № 336 РФ Хөкүмәте Карарының 7.1 пункты белән ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирү өчен махсус шартлар билгеләнде.
Инспекциянең вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 1043 беркетмә төзелде. Алар арасында – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.4 статьясы буенча 753 беркетмә (төзелеш һәм төзелеш материалларын куллану өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 статьясы буенча 236 беркетмә (капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, файдалануга тапшыру буенча билгеләнгән тәртипне бозган өчен).
2022 елда ачыкланган бозулар буенча Инспекция тарафыннан барлыгы 28928,5 мең сумлык 1000 карар чыгарылды. Чыгарылган кисәтүләр саны – 532.
Капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә туры килүе турында бирелгән бәяләмәләр саны – 380, шуларның 171е – торак төзелеше объектлары буенча.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төрле функциональ билгеләнештәге объектларны, шул исәптән социаль әһәмияткә ия булган объектларны, мәсәлән, балалар бакчаларын, мәктәпләрне, хастаханәләрне, поликлиникаларны, спорт комплексларын, мәдәни үзәкләрне, автомобиль юлларын һәм юл инфраструктурасын, торак йортларны, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелеш һәм реконструкция объектларын күзәтчелектә тота. Күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган бозулар үз вакытында бетерелә.
Йомгаклау тикшерләре, проект документлары таләпләренә туры килү-килмәү турында бирелә торган бәяләмәләр, Инспекция тарафыннан, аның эшчәнлегенең ачык һәм үтә күренмәле булу күрсәткече булып, коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар турында даими рәвештә ведомство сайтында, «ВКонтакте» һәм Telegram социаль челтәрләрендә бастырыла һәм ММЧ җиткерелә.