Бу гыйнвар көннәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Казанда ике яңа күпкатлы автостоянкаларның йомгаклау тикшерүендә булдылар.
Объектлар башкаланың Совет районында Патрис Лумумба урамындагы «Мой ритм» торак комплексында урнашкан. Аларның төзелеше 2021 елның октябрендә башланган һәм бу көннәрдә тәмамланган.
ҖК-2 һәм ҖК-3 җибәрү комплексларында 1 нче катта хезмәт күрсәтү бүлмәләре булган күп катлы автостоянкаларның мәйданы 11859,80 кв. метр, катлар саны – 7. Аларның һәрберсе 300 машина урынына исәпләнгән.
Объектларның берсен төзүче булып «Мой ритм 2» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ тора, икенчесе – «Мой ритм 3» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.
Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Монолит» проект бюросы» ҖЧҖ.