Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан төзүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән гражданнарның хокукларын яклау буенча Территорияләрне үстерү фондының Күзәтчелек советы карарларының үтәлеше турында Хөкүмәт Рәисе урынбасары, ТР ТҮФ Күзәтчелек советы рәисе Марат Хөснуллин сөйләде.
«2022 елда җиде төбәк проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау өлешендә Күзәтү советы карарларын тулысынча төгәлләделәр. Бу Татарстан Республикасы, Орлов, Кемерово, Рязань, Тула, Свердловск өлкәләре һәм Байкал аръягы крае», – дип хәбәр итте ул.
Вице-премьер сүзләренчә, 2019 елдан башлап бу җиде төбәктә ТҮФ Күзәтчелек советы карары нигезендә озакка сузылган төзелештәге 49 өлешченең хокуклары якланган. 4,1 мең гражданин төзелгән йортларда фатир ачкычларын, тагын меңгә якын кеше 2,17 млрд сумлык акчалата түләү алган.
«Территорияләрне үстерү фонды механизмнарын тулысынча гамәлгә ашырган төбәкләрдә төзелгән йортларның мәйданы 265 мең кв. метрдан артып китә. Шулардан быел гына да 12 объект файдалануга тапшырылган, ә 1279 өлешче яңа фатирга күчкән», – дип өстәде Марат Хөснуллин.
Вице-премьер, аерым алганда, 2022 елда ТҮФ Күзәтчелек советы карарлары ярдәмендә Татарстан Республикасы, Байкал аръягы крае, Орлов һәм Рязань өлкәләренең төбәк фондлары тарафыннан берәр объект эксплуатациягә кертелгән, Кемерово һәм Свердловск өлкәләренең төбәк фондлары тарафыннан икешәр йорт төзелеп беткән, Тула өлкәсе төбәк фонды быел озакка сузылган дүрт йортны тапшырган, дип аңлатты.
Территорияләрне үстерү фондының Күзәтчелек советының барлык карарларын тулысынча үтәгән субъектларга 2023 елда үзләренең «юл карталары» чаралары кысаларында өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау эшен төгәлләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Төзелеш комплексы порталы.