2023 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 63 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шуларның 7се – торак төзелешен үстерү өлкәсендә, 54 объект – «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча, парклар һәм скверлар, шуларның 8е кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүче булган.

Әлеге мәгълүматлар ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллинның илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планнары турындагы докладында китерелде.

Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Тукай районының Белоус авылында һәм Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системаларын төзү планлаштырыла.

Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча агымдагы елда гомуми мәйданы 4 мең кв. метр булган 109 бүлмәдән 249 кешене күчерү планлаштырыла.

«Экология» илкүләм проектының 4 объектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, Казанда ләм кырларын рекультивацияләү, Түбән Кама сусаклагычында торбаүткәргечләрне сүтү һәм Казан шәһәрендә Самосырово полигонын рекультивацияләү үткәрелә.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда 2 сырхауханә, гомуми практика табибының бер үзәген төзү планлаштырыла.

«Мәдәният» илкүләм проектына 17 объект кертелгән, шулардан 10 учреждение ремонтланачак, 4 муниципалитетта 5 авыл мәдәният йорты төзеләчәк.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда 2 балалар бакчасы төзеләчәк.

5 мәктәп – Казанда, Чаллыда, Арча һәм Тукай районнарында – «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International