ТР Буа районы мәктәпләре укучылары өчен «Цифр дәресләре» нәтиҗәләре

2022 елның 30 декабре, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәгълүмати технологияләр өлкәсендә «Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү проектына йомгак ясады.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Л. З. Фатыйхов агымдагы елның мартыннан декабренә кадәр республиканың Буа районында 10 «Цифр дәресе» үткәрде. Цифрлаштыру нигезләрен укыту урта уку йортларының 1-11 сыйныф укучылары өчен оештырылды. 350 дән артык кешене колачладылар.

Укучылар «Интернетта куркынычсызлык», «Ясалма интеллект», «Пилотсыз автомобиль технологияләре», «Яңа цифрлы сәнгать», «Тормышның болыт сервислары» һәм башка темалар белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез,  «Цифр дәресләре» Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелә. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International