ТР Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе Казанда Комисар Габишев урамындагы җир асты паркингы булган торак комплексындагы яңа йортларның проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирде.
Документлар 1нче һәм 2нче чираттагы йортларга тапшырылды. Йортларның берсендә катлар саны – 18-22. Анда – гомуми мәйданы 17213,80 кв. метр булган 344 фатир бар. Бер бүлмәле фатирлар – 168, ике бүлмәле фатирлар – 104, өч бүлмәле фатирлар – 72.
Башка йорттагы катлар саны – 22. Фатирлар саны – гомуми мәйданы 12941,80 кв. метр булган 240. Бер бүлмәле фатирлар – 120, ике бүлмәле фатирлар – 80, өч бүлмәле фатирлар – 40.
Хәзерге вакытта капиталь төзелеш объектлары файдалануга тапшырылырга әзер.
Ике торак йортны да «Глобалсити» Сәүдә компаниясе» ҖЧҖ төзегән. Генераль подрядчы – «Имидж» Төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.