ТР Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүе республиканың Яшел Үзән муниципаль районында яңа спорт объектында бара. Штп. Васильево, Школьная ур., 4 адресы буенча урнашкан «Дулкын» («Волна») ябык йөзү бассейны төзелеше тикшерелә.
Аны төзүче – Васильево шәһәр тибындагы посёлогы башкарма комитеты. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Татлизинг» ТР ДУП. Подрядчы – «Фортэкс» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Современное Проектирование» ҖЧҖ.
Ябык йөзү бассейны бинасы – бер катлы. Аның гомуми мәйданы – 1489 кв. метр. Монда олылар һәм балалар бассейннары бар. Объектта халыкның аз мобильле төркемнәренең тоткарлыксыз хәрәкәт итү шартлары тәэмин ителгән.
Бассейн төзелеше агымдагы елның май аеннан алып барыла. Хәзерге вакытта ул югары әзерлектә. ТР ДТК Инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, объектка проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә биреләчәк, ә соңыннан аны файдалануга тапшырачаклар.