Алексеевск бистәсендәге яңа боз сарае

2022 елның 16 декабре, җомга

Алексеевск муниципаль районының Алексеевск бистәсендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциянең ясалма бозлы ябык сарай төзелешен йомгаклау тикшерүе бара.

Яңа боз сарае Салих Баттал ур., 32 адресы буенча урнашкан. Ул «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» проекты кысаларында төзелгән.

Чара барышында ведомствоның Кама Аръягы территориаль органы инспекторлары бизәү эшләренең сыйфатын, янгын куркынычсызлыгы буенча чараларның үтәлешен, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең үтемлелеген тикшерәләр.

Спорт корылмасы төзелешен башлау – 2021 елның декабре. Бина – 3386,90 кв.м мәйданлы бер катлы, аны төзүче – Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Алтын Групп» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Фортэкс» ҖЧҖ.

ТР ДТК Инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, объектка проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә биреләчәк, аннары аны файдалануга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International