ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллының 63 микрорайонында урнашкан 63-02 номерлы яңа торак йортка күчмә йомгаклау тикшерүен үткәрә. Аңа Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Виктор Поляков урамы, 26 йорт адресы бирелгән.
Ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан тикшерү предметы булып, проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык төгәлләнгән төзелеш эшләре торды.
Тикшерү кысаларында шулай ук санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшерелде.
Тышкы челтәрләре һәм торак булмаган биналары белән күпфатирлы торак йорт төзелеше 2021 елның августында башланган. Анда – 18-19 кат, гомуми мәйданы 8317,80 кв. метр булган 170 фатир бар. Бөтен бинаның мәйданы – 13128 кв. метр.
Инвестор-төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Капиталь төзелеш объекты «Социаль ипотека» республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.