Лесхоз бистәсендә реконструкцияләнгән мәдәният йорты бинасын йомгаклау тикшерүе

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

2022 елның 13 декабреннән 26 декабренә кадәр ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә реконструкцияләнгән мәдәният йортының бинасын йомгаклау тикшерүе үткәрә. Объект Детсадовская ур., 26 адресы буенча урнашкан.

Яңа бер катлы мәдәният йорты төзелеше 2022 елның мартында башлана. Аның гомуми мәйданы 123,90 кв. метр. Хәзерге вакытта объект югары әзерлектә.

Төзүче – Мишә авыл башкарма комитеты. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы һәм проектлаучы –  «Прогресс фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ. Проект-смета документларына экспертиза «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан үткәрелде.

ТР ДТК Инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, объектка проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International