2022 елның 12 декабреннән 19 декабренә кадәр ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәттәге Фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге объектын тикшерү үткәрә.
Төзүче – «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ. Генераль подрядчы – «Волгаспецстрой» ҖЧҖ. Төзелешкә рөхсәт ТР Әлмәт районы муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты тарафыннан бирелгән.
Бер катлы бина төзелеше – 2022 елның ноябре. Хәзерге вакытта объект югары әзерлектә.
Әлеге котельный Фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге объектларын: торак йортлар, спорт комплексы, лаборатор корпуслар һәм башкаларны җылылык энергиясе белән тәэмин итәчәк. Аның көче 10 МВт.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеген тикшерүнең уңай нәтиҗәсендә объектка проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә биреләчәк.