Әлмәттә НПС-3 химия-аналитика лабораториясен йомгаклау тикшерүе

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Әлмәттәге объектны – НПС-3 химия-аналитика лабораториясендә йомгаклау тикшерүе уздырыла.

Төзүче – «Транснефть-Кама буе» АҖ. Оешма төзелешкә 2021 елның февралендә кереште. Генераль подрядчы –  «Конвентстройинжиниринг»ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Магистраль торбаүткәргечләрне проектлау институты» АҖ.

Быелның җәеннән биредә эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре, эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен, лаборатория биналарын һәм складны монтажлау эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре тәмамланган. Бер катлы химия-аналитика лабораториясе корпусының гомуми мәйданы 509,20 кв. метр тәшкил итә.

НПС-3 «Әлмәт» – нефть суырту станциясе магистраль нефть үткәргечләре буенча нефтьне кабул итү һәм алга таба транспортлау өчен билгеләнгән. 1975 елда файдалануга тапшырылган һәм «ТКМНҮ» ААҖ Әлмәт район нефть үткәргечләре идарәсенең структур бүлекчәсе булып тора.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеген тикшерүнең уңай нәтиҗәсендә тәмамланган объектка проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International