ТР Төзелеш Министрлыгында республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе семинар-киңәшмә үткәрде

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

2022 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Закон үзгәрешләрен исәпкә алып, дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру» семинар-киңәшмәсе узды.

Чара ТР Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә узды. Ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының киңәшмәләр залында җыелган барлык катнашучыларны сәламләде.

Президиум составында начальникның беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, начальник урынбасары Э.В. Нигъмәтуллин, хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Рәимов, тикшеренүләр һәм сынаулар уздыруга күзәтчелек буенча территориаль органы җитәкчесе Р.В. Бәширов бар иде.

Семинар-киңәшмә эшендә муниципаль районнарның башкарма комитетлары, республика предприятиеләре, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге территориаль органнары вәкилләре катнашты.

Төп доклад белән ТР ДТК инспекциясенең хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Рәимов чыгыш ясады.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар «Йомгаклау тикшерүен үткәрү тәртибе» темасы буенча ТР ДТК инспекциясе башлыгы урынбасары Э.В. Нигъмәтуллинны тыңладылар.

Тикшеренүләр һәм сынаулар уздыруга күзәтчелек буенча территориаль органы җитәкчесе Р.В. Бәшировның «Асылмалы җилләтелә торган фасадлар буенча дәүләт төзелеш күзәтчелеге үзенчәлекләре. Торак йортларның энергия нәтиҗәлелеге классын билгеләү үзенчәлекләре» темасына чыгышларын тыңладылар.

Семинар-киңәшмә барышында төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең реаль торышы турында докладлар тыңланды. Белгечләр фикер алыштылар, шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр турында янып торган сорауларга җаваплар алдылар.

Әлеге семинар-киңәшмә юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга, хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре турында фикер алышуны да кертеп, мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча мәгълүмат җиткерү максатында үткәрелде.

https://gsn.tatarstan.ru/tat/file/pub/pub_ta_3509242.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International