Көек авылында яңа торак йортта актыккы тикшерү бара

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бу декабрь көннәрендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Татарстанның Питрәч муниципаль районының Богородский авыл җирлегендә Көек авылыннан төньяк-көнбатышта урнашкан яңа торак йортка тикшерү уздырыла.

«Яшьлек» микрорайонында 31 нче номерлы 4 катлы йортның 2 нче чиратын төзү тикшерелә. Объект төзелеше 2021 елның сентябрендә башланган. Йортта гомуми 2053,20 кв. м мәйданлы 45 фатир бар.

Төзүче һәм генподрядчы – «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Садака» ҖЧҖ. Генпроектлаучы – Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International