ТР ДТК Инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Саба районы, Тимершык авыл җирлеге, Миңгәр авылы адресы буенча төзелгән СПА-комплекста йомгаклау тикшерүе уздырыла.
Социаль-мәдәни көнкүреш объекты 2021 елның декабрендә төзелә башлый. Сентябрь азагынңа аның территориясендә эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, төзекләндерү эшләре башкарыла.
Проект буенча алты катлы СПА-комплексның гомуми мәйданы 7083 кв. метр тәшкил итә.
Төзүче – «Мингер СПА» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Саир» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Казан шәһәр төзелеше остаханәсе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Идел буе Төзелеш Компаниясе» ҖЧҖ.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.