Малмыж авылында яңа терлекчелек комплексына йомгаклау тикшерүе

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Мамадыш районы, Малмыж авылында яңа терлекчелек комплексына күчмә йомгаклау тикшерүен уздыра.

Объект төзелешенең беренче этабы тикшерелә. Барлыгы ике этап бар. Төзелеш эшләре агымдагы елның февралендә башланган һәм инженер-техник челтәрләрне монтажлау белән тәмамланган. Хәзерге вакытта комплекс югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Сөт блогы белән фураж көтүе өчен ике катлы терлекчелек комплексы 3552 баш савым сыерына исәпләнгән. Аның гомуми мәйданы – 77776 кв. метр.

Эшләр барышында терәк һәм киртәләп алу корылмалары материаллары сыйфатында элмә сэндвич-панельләр кулланылган. Фундамент тибы – монолит тимер-бетон субайлар (бораулап кертелгән). Түбә төре – яссы.

Объектны төзүче – «Азык-төлек программасы агросәнәгать компаниясе» ҖЧҖ Генераль подрядчы – «РМ Строй» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Исет Групп» ҖЧҖ. Төзелеш контролен техник заказчы – «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Капиталь төзелеш идарәсе» МАУ башкара.

Йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң, ТР ДТК инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, ведомство терлекчелек объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International