ТР ДТК инспекциясенә белгечләр таләп ителә

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм үзгәртеп корганда төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча белгечләр таләп ителә:

- Хокукый эш һәм өлешле төзелешне тикшерүдә тоту идарәсенең юридик бүлегенең әйдәп баручы консультанты.

Квалификация таләпләре: «Юриспруденция» белгечлеге буенча югары һөнәри белем булу.

- Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча территориаль орган консультанты, өлкән белгеч;

- Капиталь төзелеш объектларын төзүгә һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган (Чаллы шәһәре) консультанты, өлкән белгеч;

- Капиталь төзелеш объектларын төзүгә, үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Көнчыгыш территориаль орган (Түбән Кама шәһәре) консультанты;

- Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Көнбатыш территориаль орган (Зеленодольск шәһәре) консультанты, өлкән белгеч;

- Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Төньяк-Көнбатыш территориаль органның (Лаеш шәһәре) өлкән белгече.

Квалификация таләпләре: «Төзелеш», «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше», «Архитектура һәм төзелеш», «Төзелеш техникасы һәм технологияләре», «Шәһәр төзелеше», «Төзелеш материаллары, эшләнмәләр, конструкцияләр җитештерү», «Уникаль биналар һәм корылмалар төзелеше», «Җылылык-газ белән тәэмин итү һәм вентиляция», «Су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу», «Җылылык-газ белән тәэмин итү, вентиляция,.биналарны, корылмаларны, торак пунктларны су белән тәэмин итү», «Предприятиеләрне энергия белән тәэмин итү», «Электр җиһазлары һәм предприятиеләрнең, оешмаларның һәм учреждениеләрнең электр хуҗалыгы», «Электр һәм җылылык энергетикасы», «Җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы», «Электроэнергетика һәм җылылык техникасы», «Предприятиеләрнең, оешмаларның һәм учреждениеләрнең электр җиһазлары һәм электр хуҗалыгы», «Медик-профилактика эше», «Гигиена, санитария һәм эпидемиология», «Гомуми гигиена» белгечлеге/юнәлеше буенча һөнәри белем булу.

- Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Төньяк-Көнбатыш территориаль органның (Лаеш шәһәре) машина йөртүчесе.

Квалификация таләпләре: машина йөртү стажы кимендә 3 ел; В, С категорияле машина йөртү таныклыгы; автомобиль белән идарә итүгә медицина белешмәсе.

Без тәкъдим итәбез:

- Дәүләт граждан хезмәте турында 79-ФЗ һәм РФ Хезмәт кодексы нигезендә рәсми эшкә урнаштыру;

- Социаль пакет;

- Тулы вакытлы эш;

- Нормага салынган эш көне;

- Карьера үсеше өчен реаль мөмкинлек.

Тулырак белешмәләрне белергә мөмкин:

- Инспекциянең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге телефоннары буенча:

(843) 237-50-61, 237-97-10;

- Сайтта (Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе/Эшчәнлек/Кадрлар сәясәте/Хезмәткә керү/Вакантлы вазифалар/кадрлар резервына кертү/Вакансияләр) яки әлеге сылтама буенча:

https://gsn.tatarstan.ru/vakansii.htm

Резюмены әлеге электрон адрес буенча җибәрергә мөмкин: gsn@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International