Казансу елгасында гидротехник корылма төзелешенә йомгаклау тикшерүе

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Казансу елгасында комплекслы профильле «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә гидротехник корылмада ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүе уза.

Казанның Авиатөзелеш районында, Кадыш поселогы янындагы объект төзелеше 2022 елның июнендә башлана. Аның озынлыгы – 114,6 метр.

Төзүче – «Казан шәһәре Парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Проектлаштыручы – «Мелиорация» проект компаниясе» ҖЧҖ. Подрядчы – «Татмелиоводстрой» ҖЧҖ.

Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң капиталь төзелеш объектына, кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International