Бүгенгә Татарстанда 2 млн 990 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылган күрсәткечләрдән 8,5% күбрәк. Шәхси торак төзелешенә гомуми күләмнән 2 млн 137 мең кв. метр туры килә, күп фатирлы инвестицион торакка – 747 мең кв. метр, социаль ипотекага 105,8 мең кв. метр туры килә.
Төзелеш буенча барлык 15 республика программасы да 92% дәрәҗәсендә үтәлгән. 184 объект керә торган тугыз программа тәмамланган. Алты программа һәм аларга керүче 13 объектта эшләр төгәлләнеп килә. Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның бүгенге көндә 10 муниципаль берәмлектә ятим балалар өчен билгеләнгән 600 торак урын буенча бер программа эштә кала, дип хәбәр ителә ТР Төзелеш министрлыгы сайтында.