2022 елның 31 октябреннән 9 декабренә кадәр онлайн-форматта «Мәдәни марафон» проекты гамәлгә ашырыла. Чараны оештыручы – Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Яндекс» компаниясе.
Беренче мәдәни марафон 2019 нчы елда булды һәм хәзерге мәдәният дөньясына багышланган иде. 2020 һәм 2021 елларда аның темалары Россия халыклары мәдәнияте һәм кинематограф булды. Марафонда катнашучылар саны елдан-ел арта: узган елгы Мәдәни марафонга 1 миллион укучы һәм 50 мең укытучы кушылган.
Быел марафон дүртенче тапкыр узачак һәм мода тарихына һәм аның үсешендә технологияләр роленә багышланачак. Катнашучылар моданың тарихы һәм анда регионнарның мәдәни традицияләре һәм үзенчәлекләренең ничек чагылуы турында беләчәк. Мәктәп укучылары үзләрен стилистлар ролендә сынап карый һәм гаилә архивлары нигезендә актуаль образлар җыя алачак, шулай ук космосны үзләштергәннән соң модага нинди төс керүен, шәмәхә кием барлыкка килүнең химиягә бәйле булуын, мөгезле кикның нәрсә икәнен һәм пластик шешәне уйлап табуның ничек итеп моданы үзгәртүе хакында беләчәк.
Марафонның мөһим өлеше – Россия халкының архив бәйрәм үрнәкләренең уникаль датасетын җыю буенча тикшеренү проекты. Бу төрле вакытта Россиядә популяр булган кием сурәтләре төшерелгән фотоларның иң зур коллекциясе булачак. Практикада катнашучылар моданың, рәсем сәнгате яки музыка кебек үк, җәмгыять һәм вакыт турында күп сөйләргә мөмкинлек бирә торган мәдәниятнең мөһим өлеше булуын аңлаячак.
► Мәдәни марафонда өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала, моның өчен тест узарга кирәк. Тестны проектның рәсми сайтында узарга мөмкин:
https://education.yandex.ru/culture/