Татарстандагы яңа объектларга ярашлылык бәяләмәләре бирелде

2022 елның 18 ноябре, җомга

2022 елның 18 ноябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге капиталь төзелешнең өч яңа объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирде:

- Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск штп., Просторная урамы, 40 нчы йорт адресы буенча 24 фатирлы торак йорт. Төзүче:  «Алексеевскдорстрой» ААҖ;

- ТР Питрәч районының Көек авылыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан «Яшьлек» микрорайонындагы 32 нче номерлы 4 катлы торак йорт. Төзелешнең 2 нче чираты. Төзүче: «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ;

- Гранулалы жом/чи шикәр склады. Гранулалы жомны тимер юл һәм автомобиль транспортына төяү узелы. Чи шикәр бирү галереялары. Төзелешнең 1 нче этабы. Адресы: Татарстан Республикасы, Зәй муниципаль районы, Зәй шәһәре, Завод ур., 1 йорт. Төзүче: «Зәй шикәре» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International