ТР Биектау районында яңа йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2022 елның 18 ноябре, җомга

2022 елның 18 ноябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Биектау районындагы яңа йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Шушы көннәрдә «Атмосфера» торак комплексы территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе узды. Төзелешнең беренче чиратының 1.4 номерлы торак йорты тикшерелде.

Объект төзелеше 2021 елның сентябрендә башланган. 1.4 номерлы торак йортта – 8 кат, гомуми мәйданы 4414,40 кв. метр булган 220 фатир бар. Хәзерге вакытта ул файдалануга тапшыруга әзер.

Төзүче – «УнистройДом-1» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Аманат» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Аркитект бай Устрой» Архитектура-проект бюросы» ҖЧҖ.

Искәртеп узабыз, 2022 елның 13 сентябрендә ведомство «Атмосфера» ТКның 1.1 һәм 1.2 номерлы яңа ике торак йортына ярашлылык бәяләмәсен биргән иде. Ике йорт та – сигез катлы. Гомуми мәйданы 2717 кв. метр булган 1.1 номерлы йортта 145 фатир бар, гомуми мәйданы 13386 кв. метр булган 1.2 номерлы йортта – 324 фатир.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International