Алабугада күчмә галереяле АБК йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Алабугада «Күчмә галереяле АБК» яңа объектына карата ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды.

Аны төзүче – «МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Эксперт» бәйсез бәяләү үзәге» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Гарант» ҖЧҖ. Проектчы – «Онли» ҖЧҖ.

5 катлы административ-көнкүреш корпусы төзелеше 2020 елның ноябрендә башланган. Аның гомуми мәйданы – 3025,50 кв. метр.

Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. Аңа проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International