2022 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә ведомство хезмәткәрләре өчен укыту семинары узды.
Казан шәһәре буенча территориаль органның актлар залында җыелган кешеләрне ТР ДТК инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин сәламләде.
Семинарда «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү буенча мәсьәләләр каралды, тәҗрибә алмашынды.
Искәртеп үтәбез, агымдагы елның октябрендә бу юнәлешне гамәлгә ашыру өчен ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» ДМС белән эшләү буенча эшче төркем төзелде. Аны ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Л.З. Фатыйхов җитәкли.
https://gsn.tatarstan.ru/tat/file/pub/pub_ta_3468486.pdf