ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районы, Гадел Кутуй урамындагы «Казан XXI» торак комплексында урнашкан яңа торак йортны тикшерә.
Капиталь төзелеш объектының төзелеше 2021 елның июнендә башлана. Төзелгән йортта – 19 кат. Гомуми мәйданы 7496,60 кв. м булган фатирлар саны – 162.
Объектны төзүче – «Мой Ритм 2» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ. Генераль проектчы – «СтандартПроект» ҖЧҖ.
Ахыргы тикшерү беткәннән соң кисәтүләр булмаган очракта, проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.