«Мой ритм» ТКда яңа торак йортта актыккы тикшерү эшләре

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казан шәһәре, Совет районы, Патрис Лумумба урамында урнашкан «Мой ритм» торак комплексында яңа торак йортта (3 нче корылма, 1 нче корпус, М-2 микрорайонының ПК-3) йомгаклау тикшерүе үткәрелә.

1-4 нче блок-секция төзелешенең беренче этабы һәм 5-7 нче блок-секция төзелешенең икенче этабы тикшерелә.

Яңа йортта – 10-17 кат, гомуми мәйданы 24541,80 кв. метр булган 490 фатир бар.

Аны төзүче – «Мой Ритм 3» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.

Ахыргы тикшерү беткәннән соң кисәтүләр булмаган очракта, проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International