Хөрмәтле дуслар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Бу Татарстан тарихында иң мөһим даталарның берсе. Конституция 1992 елның 6 ноябрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан барлык гражданнарыбыз мәнфәгатьләрендә кабул ителә. Безгә гарантияләнгән хокуклар һәм ирекләр югары хокукый һәм гомуми культура, җәмгыятебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоюны таләп итә. Документ регион үсеше өчен киң мөмкинлекләр ачты.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, яхшы кәеф һәм көндәлек бурычларны хәл итүдә бетмәс-төкәнмәс энергия телим. Һәр йортта гармония, үзара аңлашу һәм шатлык яшәсен! Башлаган һәр эшегездә уңышлар телим!
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе
В.А. Кудряшов