Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз хезмәткәрләре арасында Әниләр көненә багышланган балалар рәсеме конкурсын игълан итә.
Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. 2022 елда ул 27 ноябрьгә туры килә. Әниләр көне балаларын тәрбияләүче барлык хатын-кызларга, әниләргә, әбиләргә, тормыш иптәшләренә ихлас күңелдән рәхмәт хисләре белән тулган.
Барлык әниләр бәйрәме алдыннан бала рәсем рәвешендәге бүләк турында уйланырга мөмкин. Моның өчен акча да, күп вакыт та кирәк түгел. Шулай ук рәсемне теләсә нинди яшьтәге бала ясый ала. Әниләр балаларының эш сыйфатын түгел, ә тырышлыгын бәяли. Шуңа күрә теләсә нинди рәсем әни кешегә мактау һәм игътибар шатлыгын бирәчәк.
Рәсемнәр – оригиналлар да, сканнар да – 2022 елның 24 ноябренә кадәр кабул ителә. Шулардан ТР ДТК инспекциясенең Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 15/9 йорт адресы буенча урнашачак төп бинасында экспозиция корылачак. Конкурста катнашучыларны татлы призлар көтә.
Элемтә өчен җаваплы зат: Сәлахова Динара Рим кызы, документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлегенең өлкән белгече
Телефон: +7 (843) 237-68-12 (эчке 1155)
E-mail: Dinara.Salakhova@tatar.ru