ТР ДТК инспекциясе хезмәткәрләре «Россия – минем тарихым» тарихи паркында булдылар

2022 елның 28 октябре, җомга

2022 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Россия – минем тарихым» тарихи паркында булдылар.

Бу октябрь көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мультимедиа күргәзмәсе ачылды. Ул Идел буе территориясендә: Идел буе Болгары һәм Алтын Урдадан совет чорына һәм хәзерге Россиягә кадәр ислам дине үсешенең төп чорларын ачып бирә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре ислам белеме, дәүләт хезмәтендә мөселманнар, ислам торышы турында уникаль архив документлары, төрле кулъязмалар, дини корылмаларның архитектура рәсемнәре белән таныштылар.

Тарихи мультимедиа экспозициясе Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан әзерләнгән һәм агымдагы елның 30 октябренә кадәр эшләячәк.

► https://gsn.tatarstan.ru/tat/file/pub/pub_ta_3421726.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International