ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ТР Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылында урнашкан «Радужный-2» торак комплексының яңа 3 нче номерлы йортында (төзелеш номеры) тикшерү бара.
Йортта кат 10-11 бар, гомуми мәйданы 7705,70 кв. метр булган 165 фатир урнашкан.
Төзүче – «ТСИ» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Генподрядчы – «Аманат» ҖЧҖ. Проектчы – «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ.
Йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң, ТР ДТК инспекциясенең Көнбатыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, ведомство объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә керешәчәк.