Чаллыда ике яңа йорт ярашлылык бәяләмәсен көтәләр

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Чаллыдагы ике яңа йорт ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелүен көтә.

Шушы көннәрдә «Мәскәү – Уфа» федераль автомагистрале һәм Чаллы елгасы белән чикләнгән территориядә объектлар төзелешенең 5 һәм 6 этапларына күчмә тикшерү уңай төгәлләнде.     

16-17 катлы йортта – гомуми мәйданы 5352,80 кв. м булган 111 фатир, икенчесендә – гомуми мәйданы 14242,50 кв. м булган 295 фатир, 5-12 кат бар.

Торак йортлар төзелеше 2019 елның маенда башлана. Хәзер алар югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Объектларны төзүче – «Талан-Регион-32» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Талан-Набережные Челны» МТ ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Портнер» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «СтройТраст» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International