«Синергия» ИТП № 22 корпус бинасының берсе йомгаклау тикшерүен узды

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

«Синергия» индустриаль-технологик паркы» № 22 корпус. Грабин» объектын төзүнең 2 нче этабында күчмә тикшерү уңай төгәлләнде.

Ул Татарстанның Алабуга муниципаль районында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ике катлы административ-көнкүреш корпусы (АБК) тикшерелде. Аны төзүче –  «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ. Проектлаучы һәм генераль подрядчы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.

Хәзер объект проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алу стадиясендә.

Сүз уңаеннан, агымдагы ел ахырында № 22 корпус төзелешенең 4нче этабында да йомгаклау тикшерүе планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International