Татарстанда торак төзү программасы 98% дәрәҗәсендә үтәлгән

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында торак төзелеше программасы үтәлеп беткән диярлек. Планлаштырылган күрсәткечләрнең 98% файдалануга тапшырылган.

Шәхси торак төзелеше буенча план 116% дәрәҗәсендә үтәлгән – 1 млн 952 мең квадрат метр мәйданда 14 мең 463 шәхси торак йорт төзелгән. Коммерцияле төзелеш өлешендә  гомуми мәйданы 651 мең квадрат метр булган 89 КФЙ яки еллык планның 71% файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган еллык күләмнең 70% файдалануга тапшырылган.

Социаль-мәдәни объектларны төзү һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча республика һәм федераль программалары кысаларында 5 белем бирү учреждениесенең 3се эштә кала.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше буенча программа төгәлләнгән: барлык 52 ФАП та тапшырылган. Шулай ук стационар сәламәтлек саклау объектларын төзү буенча республика программасы да тәмамланган.

Мәдәният тармагы буенча «Мәдәни мохит» федераль проекты эштә кала. СМЭ гомуми үтәлеше 52% тәшкил итә. 

ТР Президенты матбугат хезмәте

материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International