Биектау районында яңа йортлар тикшерү уза

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында күчмә йомгаклау тикшерүе бара.

Биектау авылында урнашкан 5 катлы № 1, № 2, № 3, № 4, № 5, № 6 торак йортлар комплексын төзүнең 4 нче этабы тикшерелә.

Йортлар төзелеше 2021 елның октябрендә башланган. Алар хәзерге вакытта югары әзерлек дәрәҗәсендә.

№ 1 һәм № 3 йортларда һәркайсында гомуми мәйданы 2439,90 кв. м булган 53 фатир бар. № 2 һәм № 4 йортларда гомуми мәйданы 2443,40 кв. м булган 52 фатир бар. № 5 йортта гомуми мәйданы 2010,20 кв. м булган 44 фатир, № 6 йортта гомуми мәйданы 2013,90 кв. м булган 44 фатир бар.

Объектларны төзүче – «Прогресс-Девелопмент» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.

Төзелеш контролен башкаручы техник заказчы – «Ильтаир» ҖЧҖ.

Проектчы – «Казан мәгълүмати-күләмле модельләштерү архитектура-конструкторлык студиясе» ҖЧҖ.

Подрядчы – «БаутСнаб» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International