2022 елның 10 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:
- Казан шәһәрендә Компрессорный транспорт-күчеп утыру төене;
- Казан шәһәренең Киров районында Осиновская урамын реконструкцияләү;
- ТР Әлки муниципаль районында «Базарлы Матак – Мамык – Карамалы – Иске Әнҗерә», 4+926 – 10+521 км автомобиль юлын реконструкцияләү;
- ТР Буа муниципаль районының Кайбыч авылында 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән «Авангард» ҖЧҖ терлекчелек комплексын төзү.